Татарстан Росреестры һәм Кадастр палатасы күчемсез милек өлкәсендә законнарны үзгәртү буенча "кайнар линия" үткәрәчәк

2020 елның 29 гыйнвары, чәршәмбе

29 гыйнварда 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр 2019-2020 елларда булган күчемсез милек өлкәсендәге төп закон үзгәрешләренә багышланган кайнар телефон линиясе булачак. Балтач районында яшәүчеләрнең сорауларына (843-64)2-64-01 телефоны буенча Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Балтач һәм Кукмара районнары буенча муниципальара бүлеге җитәкчесе Шакирова Рәсимә Габдрәшит кызы җавап бирәчәк.

Республика районнарында Татарстан Росреестры экспертлары үткәрә торган кайнар линия 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр барачак. Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр өчен телефоннар Идарәнең рәсми сайтында урнаштырылган – rosreestr.tatarstan.ru Гражданнар мөрәҗәгатьләре бүлеге - Кайнар линияләр. Шалтыратыгыз һәм сорауларыгызны бирегез.   

ММЧ өчен контактлар

Татарстан Росреестры матбугат хезмәте

+8 843 255 25 10

Татарстан Республикасы буенча Кадастр палатасы

Тел +7 950 32 69 202

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International