ЯҢАЛЫКЛАР


18
февраль, 2020 ел
сишәмбе

13 февраль көнне Субаш мәдәният йорты китапханә белән берлектә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруның 31 еллыгы уңаеннан «Сөйли каен башын ия-ия, Сез киттегез илне сакларга» дигән тематик кичә үткәрде. Кичәдә Әфганстан сугышы ветераннары, мәктәп укучылары, укытучылар, авыл яшьләре катнашты. Узган ел вафат вафат булган Әфган сугышы ветераны Романов Илшатның шәхси әйберләреннән, медальләреннән, фотоларыннан күргәзмә оештырылды. Кичә истәлек фотоларыннан төзелгән презентация белән үрелеп барды. 

14 февраль көнне Кили мәдәният йортында китапханә белән берлектә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел уңаеннан "Батырлык һәм намус үрнәге" дип исемләнгән викторина уздырылды. Биредә балалар шагыйрьнең китаплары белән таныштылар, иҗаты турында белемнәрен баеттылар.

14 февраль көнне Кили мәдәният йортында әфганчы-интернационалистлар Фердинанд абый Нәфыйков һәм Рифкать абый Хафизов белән очрашу булды. Алар балаларга әфган җирендә күргәннәрен сөйләделәр.

 6 февраль көнне Сосна авылында зур вакыйга – авыл мәчетенең 20 еллык юбилее булып узды.

2020 елның 11 февралендә 14.40 сәгатьтә Балтач «Форпост» үзәге «Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны, тәмәке тартуның тискәре күренешләрен кисәтү һәм спиртлы продуктлар куллануның зыяны турында», «Закон һәм җаваплылык», «Бу дөнья ничек матур!», «Үлем белән кайда сәүдә итүләре турында хәбәр ит», «һөнәр сайлау» дигән темаларга Балтач урта мәктәбе укучылары белән әңгәмә үткәрде.

21-22 февральдә Казанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән умартачыларның «Умартачылыкны үстерүнең актуаль мәсьәләләре һәм иминлекнең стратегик карарлары» Татарстан форумы һәм бал фестивале узачак.


17
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

17 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә “Муса Җәлил – балаларның дусты” дип исемләнгән балалар иртәсе үткәрелде. 

Татарстан Республикасы территориясендә начар күренешләр белән берлектә «бик көчле җил» куркыныч метеорологик күренеш турында № 1 шторм кисәтү

Татарстан Республикасы территориясендә 17 февраль кичендә, 2020 елның 18 февралендә төнлә һәм көндез көтелә:

 көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 м/c,  17 февраль 21 сәгатьтән 18 февраль 06 сәгатькә кадәр урыны белән 25 м/с (Казан шәһәрендә 22 м/с кадәр);

- кар, юеш кар рәвешендәге явым-төшем, урыны белән яңгыр, көндез кайбер районнарда көчле;

- күз күреме 500 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк булган буран;

- бозлавык;

- иртән һәм көндез урыны белән томан;

- юлларда бозлавык, кар боткасы.

2020 елның 15 февралендә совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 31 ел тулуны билгеләп үттеләр. "Ватан сугышчылары" паркында бу вакыйгага багышланган митинг узды. Әфган сугышын узган ветераннар кулларында гвоздикалар белән килделәр, һәлак булган иптәшләрен бер минут тынлык белән искә алдылар һәм венок куйдылар. Кунаклар күп иде: вафат булган сугышчыларның әниләре, тол калган хатыннары, туганнары һәм якыннары.

Әфганчыларны башка гаскәрләрнең вәкилләре дә сәламләде, тол калган хатыннары җылы сүзләр әйтте, әфганчылар гимны яңгырады.

Татарстан "Мәдәни код"  фестивален кабул итәчәк төбәкләр өчлегенә керә ала.  Проект «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы тарафыннан "Гомумроссия халык фронты" Россия иҗтимагый хәрәкәте белән берлектә Россия шәһәрләренең йөзен яхшырту максатыннан оештырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International