Республика авыл хуҗалыгы оешмаларында татар токымыннан булган атларны үрчетү өчен 2020 елга бияләр сатып алуга субсидияләр каралган, аларның гомуми күләме 5 млн. сум булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
Татарстанда ТАССРның 100 еллыгын һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү чараларын башлауга старт бирелде. Безнең Министрлык та үзенең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнә. 21920 елның 7 маенда Игенчелек буенча халык комиссариаты төзелә. Министрлык ел дәвамында авыл хуҗалыгының барлык ветераннарын котлауны планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә хәбәр итте.
2020 елның 15 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нотфуллин Р.Р., Балтач муниципаль районы авыл хуҗалыгы җитәкчесе Нәбиуллин Ф.Р катнашында «Уңыш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Җыелышта җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.
«Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновацион технологиясен тормышка ашыру кысаларында, агымдагы елның 6 һәм 13 февралендә Нөнәгәр фельдшер-акушерлык пунктында укулар үткәрелде, анда 4 социаль хезмәткәр һәм 11 авыру туганнарын караучы катнашты.
Гашыйклар көне уңаеннан Балтач Үзәк китапханәсе районыбызның төрле оешмаларында хезмәт куючы яшьләрне “Китапка гашыйклар” утравына романтик сәяхәткә дәште.
15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алу көне. Шул уңайдан, 14 февраль көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 2 Б сыйныфы укучылары өчен “Җәлил батырлыгы онытылмас!” дип аталган тукталышлы уку үткәрелде.
2020 елның 14 нче февралендә Балтач муниципаль районы башлыгы Нутфуллин Р.Р. катнашында Тукай исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте отчет җыелышы узды. Анда җәмгыять рәисе, баш специалистлар, җәмгыять хезмәткәрләре, җәмәгать Советы рәисләре катнашты.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 14 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 15 февраль 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә зур явым-төшемнәрсез, көндез урыны белән бераз кар. Җил төньяк-көнбатыштан көньяк-көнбатышка таба 3-8 м/с. Төнлә минималь һава температурасы -11...-13˚, аязганда -18˚. Көндез максималь һава температурасы - 5..-8˚. Юлларда бозлавык.
2020 елның 13 февралендә социаль- тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Экскурсияне бүлек командиры Перемечев Э.Н. үткәрде. Ул иң элек бүлекчә эшчәнлеге белән таныштырды, янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искәртеп үтте hәм янгыннан саклану чаралары турында сөйләде.
Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышында катнашучыларның барысы да Җиңүнең 75 еллыгына федераль һәм төбәк түләүләрен исәпкә алып, 100 мең сум күләмендә бер тапкыр түләү алачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Балтач районының Ципья авылында "Халыклар дуслыгы" туган якны өйрәнү музеенда булганда хәбәр итте.