20 февраль көнне Бөек Ватан сугышында Җинунең 75 еллыгы унаеннан Б.Сәрдегәне авылында бердәнбер тыл ветераны - Зиганшин Гәрәфетдин абыйга юбилей медале тапшырылды.
22 февраль көнне Кенәбаш авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан "Ир-егетләр - ил күрке" дип исемләнгән бәйрәм концерты булды. Концертта ялгыз, парлы, күмәк җырлар, нәфис сүз осталары, биючеләр, төрле уен коралларындагы чыгышлар ир-егетләр хөрмәтенә башкарылып, бәйрәм барлык тамашачыларга да күтәренке кәеф бүләк итте.
21 февраль көнне Кенәбаш авылы клубында Халыкара туган тел көне уңаеннан туган телне белүчеләр темасына викторина уздырылды. Балалар актив рәвештә сорауларга җавап бирделәр. Туган телләрендә үзләренең яраткан шагыйрьләре белән таныштырып, шигырьләрен дә сөйләп үттеләр.
22 февраль көнне «Балтач» универсаль спорт залында Алмаз Рәшит улы Нотфуллин истәлегенә 2004 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында Көрәш буенча район беренчелеге булып узды. Батыр исеме өчен 90нан артык бала көрәште.
23 февраль көнне Шубан авылында Айзат Зариповның якты истәлегенә багышланган хоккей ярышлары булып узды. Бу ярышлар инде берничә ел үткәрелә һәм матур традициягә әверелде.
24 февраль көнне Дорга авыл мәдәният йортында Сырья, Кургем, Кускем, Дорга авылларында яшәүчеләр белән иҗади очрашу булып узды. Бер ел элек кебек үк, очрашу шушы авылларда яшәүчеләрнең күпмилләтле мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә багышланган иде: Дорга һәм Сырья авыл мәдәният йортлары үзешчәннәре башкаруында татар, удмурт, мари җырлары һәм биюләре башкарылды.
Һәр кешенең тормышында кыенлыклар очрый. Кемдер үз проблемаларын хәл итәргә көч таба, ә кемдер, җәмгыятьтә билгеләнгән нормаларны һәм кагыйдәләрне бозып, катлаулы хәлләрдән чыгу юлын гади, әмма куркыныч юллар белән чишәргә омтыла.
Бүген, 26 февраль көнне, Карадуган авылында мәшһүр шәхес Бакый Зыятдиновка багышланган мәртәбәле, күркәм кичә узды. Бирегә Бакый аганың гаиләсе, туганнары, дуслары чакырылды. Искә алу кичәсе бик матур узды, Бакый Зыятдинов яраткан җырлар еш яңгырады.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 23 февраль көнне Балтач бистәсендә хатын-кызлар арасында хоккей ярышы узды. Боз мәйданчыгында өч команда очрашты.
2020 елнын 19 февраль көнне Шеңшеңәр авыл җирлегендә тыл ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 75 ел" юбилей медальләре тапшырылды.