2020 нче елның 27 нче февралендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Анна Михайлова Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре катнашында эшлекле киңәшмә уздырды.
22 февраль көнне Куныр мәдәният йортында Ватанны саклаучылар коне унаеннан КВН үткәрелде. «Эремчек» командасына каршы кызлар командасы ярышты. Сораулар, уеннар күп булды. Берничә балл белән «Эремчек» командасы җинеп чыкты. Соңыннан яшьләр өчен дискотека оештырылды.
2020 елның 26 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе гаиләләре өчен «Үрнәк яшь гаилә» дип исемләнгән спорт-күңел ачу уены үткәрде.
2020 елның 26 февралендә «Факел» яшүсмерләр клубында 7 яшьтән алып 16 яшькә кадәр түгәрәккә йөрүчеләр арасында төрле авырлык категорияләрендә бокс буенча турнир узды. Бу турнир Илгиз Николаевка, сугышчы-интернационалистка һәм 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган.
2020 елның 24-25 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач муниципаль районы урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары арасында «Әйдә шаяРТ» Республика КВН фестивалендә катнашу өчен командалар сайлап алу өчен белем бирү семинары оештырды. КВН уеннары яшьләрне берләштерү һәм иҗади аралашу мөхите булдыру максатыннан үткәрелде.
2020 елның 19 февралендә МБУ «Хыял» яшьләр үзәге «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» ДБУ башлыгы Хадеева Лилия Мөхәммәд кызы, шулай ук Балтач гимназиясе активистлары белән берлектә «Юл хәрәкәте кагыйдәләре» акциясе үткәрделәр. Әлеге акция Балтач үзәк урамында буклетлар һәм яктылык кайтаргыч тасмалар таратудан гыйбарәт иде.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы язгы кыр эшләре чорында агросәнәгать комплексын кредитлау өлкәсендә оператив мониторинг алып бара.
Татар халкы гомер-гомергә атларга мәхәббәт белән караган. Ат кешегә җир сөрүдә дә, транспорт чарасы буларак та ярдәм иткән. Татарларда «АТ ҖЕНЕ КАГЫЛГАН» дигән гыйбарә бар. Бу сүзләр акыллы, мәрхәмәтле, турылыклы җан ияләреннән башка яши алмаган кешеләр турында әйтелә.
Начар метеорологик күренешләр: 27 февральдә кич, төнлә-28 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән томан, көндез 28 февральдә көчле җил, көчәйгәндә секундына 15-17 м/c кадәр.
Чапшар авыл клубында Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Дагестан республикасының Унцульский районында "кайнар ноктада" үз теләге белән барып хезмәт итеп кайткан батыр егет Руслан Шамил улы Габделхаков, Мурманск өлкәсендә зур мактауларга ирешеп хезмәт иткән егет Нияз Ризванов, өлкән ветеран солдатларның берсе - 1971 елда Орловка шәһәренә хезмәткә алынган Гаязов Фәргать, чик буйларын саклаган Валиев Котдүс, Галимуллин Рөстәм белән очрашу-кичә узды.