2020 елның 26 февралендә «Хыял» яшьләр үзәге Балтач гимназиясе гаиләләре өчен «Үрнәк яшь гаилә» дип исемләнгән спорт-күңел ачу уены үткәрде.
Ярышлар кысаларында түбәндәге уеннар үткәрелде:
- туплы кәшәкә
- эстафета таякчыгы белән йөгерү
- туплар җыю
- тоннель
Барлык ярышлар нәтиҗәләре буенча:
1 урын - «Йолдыз» командасы
2 урын - «Чемпионнар» командасы
3 урын - «Салют» командасы
4 урын - «Тополь» командасы
Бәйгеләр, ярышлар, эстафеталар һәм күңелле чаралар балаларга һәм аларның әти-әниләренә яхшы кәеф бүләк итте.
Ярышлар белән гомуми җитәкчелек итүне «Хыял» яшьләр үзәге башкара.