ЯҢАЛЫКЛАР


2
март, 2020 ел
дүшәмбе

27 февраль көнне Субаш мәдәният йортында «Балкыш» фестиваленең зона этабы узды. Анда 10 авылдан сәнгать коллективлары һәм аерым башкаручылар катнашты. Субаш мәдәният йорты 8 номер белән чыгыш ясады. 

2020 елның 3 мартында 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил С.Х. Сабурская һәм суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Е. Ю. Степанованың гражданнарны бергәләп кабул итүе була. 

Масленица-ул җыр hәм биюләр, күңелле уеннар белән кышны озату, безнең якларда аны “Май чабу” бәйрәме дип йөртәләр. Балтачның «Наз» үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен 28 февраль көнне бәйрәм уздырдылар. Кыш озату бик күңелле үтте!


1
март, 2020 ел
якшәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 2 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән көчле бозлавык көтелә.


29
февраль, 2020 ел
шимбә

Бүген, 29 февраль көнне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә район эшмәкәрләр Советы утырышы булып узды. Эшмәкәрләр белән булачак очрашуда нинди мәсьәләләргә игьтибар бирергә, бүгенге көндә эшмәкәрне борчыган сораулар, җитештерүне арттыру, тиешле хезмәт хакы түләү турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән болытлы һава көтелә: - төнлә һәм иртән томан; - юлларда көчле бозлавык.

Кисәтү (28 февраль18 сәгатьтән 29 февраль 18 сәгатькә кадәр)

Явым-төшемнәр (юеш кар һәм кар); төнлә һәм иртән урыны белән буран; көньяк-көнбатыштан 7-12 м/с, урыны белән 17 м/с кадәр; төнлә һаваның минималь температурасы -1..+ 2°, максималь һава температурасы көндез +1..+3°. Юлларда бозлавык, кар боткасы.


28
февраль, 2020 ел
җомга

Кешенең яшьтән үк шәхес буларак формалашуында һәм җәмгыятьтә үз урынын табуда әдәп-әхлак тәрбиясе төп һәм әһәмиятле урынны били.

Тиздән 8 Март, бүләкләр турында уйларга вакыт. Бу малайларга гына түгел, кызларга да кагыла

Балтач Үзәк балалар китапханәсендә, 2020 ел – ТАССРның төзелүенә 100 ел тулу уңаеннан, чаралар циклы дәвам итә. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International