Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 1 мартында Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә урыны белән болытлы һава көтелә: - төнлә һәм иртән томан; - юлларда көчле бозлавык.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 29 февраль 18 сәгатьтән 2020 елның 1 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Күпчелек явым-төшемсез. Төнлә һәм иртән урыны белән томан. Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан, секундына 5-10 м/c, урыны белән көчәйгәндә 13 м/c кадәр. Төнлә һаваның минималь температурасы -2..-5˚. Һаваның максималь температурасы көндез 0..+2˚. Юлларда бозлавык, урыны белән көчле.