Тиздән 8 Март, бүләкләр турында уйларга вакыт. Бу малайларга гына түгел, кызларга да кагыла. Чөнки әниләрне, апаларны һәм дус кызларны да котларга кирәк бит. Ә үз кулларыбыз белән бүләк ясап, без иң кыйммәт булган игътибар һәм кайгыртучанлыкны күрсәтәбез. Нәкъ менә шуңа күрә Балтач Үзәк балалар китапханәсендә "Салават күпере” тозлы камырдан әвәләү түгәрәгенә йөрүчеләр яраткан әниләре өчен үз куллары белән бүләкләр ясадылар.