Бүген, 29 февраль көнне район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин рәислегендә район эшмәкәрләр Советы утырышы булып узды. Эшмәкәрләр белән булачак очрашуда нинди мәсьәләләргә игьтибар бирергә, бүгенге көндә эшмәкәрне борчыган сораулар, җитештерүне арттыру, тиешле хезмәт хакы түләү турында ачыктан-ачык сөйләшү булды.