ЯҢАЛЫКЛАР


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

15 март көнне Казан шәһәрендә всестильле каратэ буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды.

12-13 яшьлекләр арасында 50 кг кадәр Хаялиев Тимур 1 урынны яулады.

14 март көнне Бөрбаш авылында Фидәил Шакиров истәлегенә багышланган 2004 нче елгы һәм аннан кечерәк яшьтәге яшүсмерләр арасында көрәш ярышы узды. Барлыгы 13 мәктәптән 82 көрәшче катнашты. Ярышта катнашучы мәктәпләр: Балтач мәктәбе, Балтач гимназиясе, Норма, Бөрбаш,  Яңгул, Смәел, Нөнәгәр, Арбор, Пыжмара, Кенә, Кече Лызи, Чепья мәктәпләре, Салавыч күппрофильле лицее.

13-15 март көннәрендә Казан шәһәрендә яшүсмерләр арасында Көрәш ярышы буенча Рәсәй беренчелеге узды. Безнең районнан Татарстан командасында Гараев Айзат, Яруллин Булат катнашты.

2020 елның 15 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамының спорт мәйданчыгында район халкы өчен Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.

2020 елның 13 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының күчмә кубогына рус шашкалары буенча турнир оештырылды. Барысы да зур кызыксыну белән ярышларда катнаштылар, һәрберсендә җиңүгә омтылыш сизелә иде. Җиңүчеләргә күчмә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.

Бүген Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары Илдус Габдрахманов авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре белән  сугару  мәсьәләләре турында  фикер алышты.  

Татарстан Республикасы чәчүлек җирләренең продуктивылыган арттыру чаралары турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

2020 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы узды.

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс оештыра.


15
март, 2020 ел
якшәмбе

13 март көнне өченче чакырылыш Балтач  район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International