Өченче чакырылыш Балтач район Советы президиумы утырышы

2020 елның 15 марты, якшәмбе

13 март көнне өченче чакырылыш Балтач  район Советы президиумы утырышы узды. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Нотфуллин Рамил Рәшит улы алып барды.

Утырыш эшендә президиум әгъзалары, район прокуроры Низамиев А.Ш., район Финанс-бюджет палатасы рәисе Ильясов Р.М., район Контроль-хисап палатасы рәисе Кәримов Р.В., район башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Фатыйхов Р.С., Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең  Балтач муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Гыйләҗева Г.Ф., район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Борһанов Ш.Ф., район башкарма комитетының гомуми-оештыру бүлеге җитәкчесе Нургалиев Р.К. катнашты.

Район Советының 37-нче утырышы көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач  муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2019-нчы елдагы  эшчәнлеге турында отчеты.

2. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисенең 2019-нчы елдагы эшчәнлеге турында отчеты.

3. Балтач муниципаль районының 2019-нчы елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш).  

4. Балтач муниципаль районы  җирле үзидарә органнарының 2019-нчы елгы эшчәнлекләре  буенча  мониторинг нәтиҗәләре турында.

5. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының «Шубан авыл җирлеге», «Шеңшенәр авыл җирлеге», «Яңгул авыл җирлеге»  муниципаль берәмлекләренең генераль планнарын раслау турында.

6. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында халык тыңлауларын (җәмәгать фикер алышуларын) үткәрү тәртибе турындагы Нигезләмәне раслау хакында.

7. 2019-нчы елда Татарстан Республикасында, Балтач муниципаль районында кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен саклау турында.

Беренче сорау буенча Рамил Камил улы Нургалиев чыгыш ясады. Икенче сорау буенча сүз Равил Вагиз улы Кәримовка бирелде. Өченче сорау буенча Рафис Мәгъсүм улы Ильясов чыгыш ясады. Дүртенче сорау буенча сүз Наил Нургаяз улы Сабирҗановка бирелде. Бишенче сорау буенча сүз Шамил Фәһим улы Борһановка бирелде. Алтынчы сорау буенча Ренат Сабит улы Фатыйхов чыгыш ясады. Җиденче сорау буенча сүз  Гөлчәчәк Фидәил кызы Гыйлаҗевага бирелде.

Президиум утырышында түбәндәге карарлар кабул ителде:

1. Өченче чакырылыш Балтач  район Советының чираттагы 37-нче утырышын  2020-нче елның 19 мартында сәгать 09.00да Балтач шәһәр тибындагы поселогында үткәрергә.

2. Утырышның көн тәртибенә каралган  мәсьәләләрне кертергә.

3. Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының  җаваплы хезмәткәрләре чакырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International