Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

«2014-2022 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Министрлык «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс оештыра.

Конкурс яшьләр арасында терроризм идеологиясенә каршы тору өлкәсендә чаралар системасын камилләштерүгә, экстремистик күренешләрне профилактикалау өлкәсендә лидерлык пулын формалаштыруга юнәлдерелгән.

Конкурс ике юнәлеш буенча үткәрелә: «Яшьләр арасында терроризм идеологиясен профилактикалау» һәм «Интернет» челтәрендә терроризм идеологиясен профилактикалау».

Конкурста җиңүчеләргә террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе статусы һәм вәкаләтләре беркетеләчәк. Җиңүчеләр шулай ук министрлык һәм Татарстан Республикасында яшьләр арасында экстремизмны профилактикалау өлкәсендә Террорчылыкка каршы комиссия эшендә катнашу, квалификация күтәрү һәм белем бирү программалары курсларын узу, идеяләргә эксперт бәя бирү мөмкинлеге дә алачак.

Конкурсның Нигезләмәсе:  http://baltasi.tatarstan.ru/rus/programmi-proekti-konkursi.htm?pub_id=2265066

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International