2020 елның 15 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре Төзүчеләр урамының спорт мәйданчыгында район халкы өчен Нәүрүз бәйрәме оештырдылар.
Бәйрәм «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре чыгышыннан башланды. Бәйрәмгә килгән кунаклар уеннарда и конкурсларда катнаштылар. Зурлар, балалар һәм яшүсмерләр күңелле стартлар, волейбол, пневматик винтовкадан ату, аркан тартышу, итек ыргыту һәм башка эстафеталарда үзләренең көчләрен сыный алдылар. Шулай ук һәр теләгән кеше коймак һәм самавыр чәеннән сыйланды.
Барлык катнашучылар да истәлекле призлар белән бүләкләнде. Килгән кунакларның күбесе уңай фикерләр калдырды һәм өйләренә күтәренке кәеф белән кайтып киттеләр.
Ир-атлар арасында ату буенча җиңүчеләр:
1 урын - Нәҗметдинов Рәфкать
2 урын - Каюмов Азат
3 урын - Фазылҗанов Илдар
Хатын-кызлар арасында:
1 урын - Газизуллина Айгөл
2 урын - Гаязова Филира
3 урын - Фазылҗанова Гөлназ
Гаилә ярышларында җиңүчеләр:
1 урын - Сафиннар гаиләсе
2 урын - Хөсәеновлар гаиләсе
3 урын - Закировлар гаиләсе