Хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координацион совет утырышы

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

2020 елның 10 мартында Татарстан Республикасы Балтач район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советының чираттагы утырышы узды (алга таба – Координация советы).

Көн тәртибендә Координация советының 2020 елга планнары, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган чаралар, Бөтендөнья хезмәтне саклау көненә багышланган Балтач муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмаларының хезмәтне саклау буенча җаваплы хезмәткәрләре арасында конкурс үткәрү, социаль иминият фондына түләнгән финанс чараларыннан файдалану, хезмәтне саклау чаралары турында мәсьәләләр каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International