2020 елның 13 мартында «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру буенча «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубының күчмә кубогына рус шашкалары буенча турнир оештырылды. Барысы да зур кызыксыну белән ярышларда катнаштылар, һәрберсендә җиңүгә омтылыш сизелә иде. Җиңүчеләргә күчмә кубоклар, медальләр һәм грамоталар тапшырылды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
I – Нәбиев Рифкать;
II – Гатиятуллин Дилүс;
III – Фәсхетдинов Марсель.
Хатын-кызлар арасында:
I – Гарифуллина Ландыш;
II – Габделганиева Чулпан;
III – Газизуллина Айгөл.