ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2020 ел
сишәмбе

12 март көнне Чутай мәдәният йортында яшьләр өчен терроризмга каршы "Сак булыйк!" дигән профилактик әңгәмә үткәрделде. Әңгәмә барышында терроризм төшенчәсенә аңлатма бирелде, аның төрләре санап кителде. Терроризмга каршы тору чаралары, терроризм куркынычы булганда нишләргә икәнлеге, шартлаткыч җайланмалар куелганда нишләргә икәнлеге стендтагы материаллар белән аңлатылды. "Терроризмнан сак бул" дигән презентация күрсәтелде. 

15 март көнне Таузар авылы клубында ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан яшьләр арасында «Горурлыгым минем - туган җирем» дип аталган викторина үтте. Яшьләр ТАССР төзелү тарихы белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр.

14 март көнне Салавыч мәдәният йортында «Җиңү көне! Керфек какмый якынайттык без сине» дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. Бу ачы елларның авырлыгы, бияләй-оекбашлар бәйләү, сугышка яшь егетләрне озату күренешләре күрсәтелде.

12 март көнне  Яңгул мәдәният йортында яшьләр белән «Тәмәке бәйлелегеннән котылып буламы?» дигән темага дискуссия булды.

Фикер алышу бик актив төстә барды. Кемдер ихтыяр көчең җитәрлек булса, начар гадәтне ташлап була дисә, кемдер икеләнеп калды. Фикер каршылыклары килеп чыкса да,  барысы да бер үк нәтиҗәгә килделәр: бу начар гадәттән котылу юлларын эзләгәнче , иң яхшысы аны бөтенләй башламау. Яшьләрнең үз язмышларына, киләчәкләренә битараф булмаулары бик сөендерә.

2020 елның 13 мартында Субаш мәдәният йортында  яшүсмерләр өчен «Терроризмга каршы чыгыйк» дигән темага әңгәмә үткәрелде. Әлеге әңгәмәнең максаты: терроризмның асылын, аның төрләрен һәм максатларын аңлату; балаларның терроризм, террорчылык актлары турында белемнәрен камилләштерү. 

Әңгәмә барышында укучылар видеофильм карадылар.

Конкурс халкыбызның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, үсеп килүче буын арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт, гражданнарда үз илләре өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырыла.

2020 елның 13 мартында «Хыял» яшьләр үзәге «Балтач» универсал спорт залында Балтач шǝһǝр җирлеге, Кече Лызи авыл җирлеге гаиләләре арасында «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» спорт-күңел ачу уенының 4 зонасын үткәрде.


16
март, 2020 ел
дүшәмбе

Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы «Бөтен тормыш - уен» проекты сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәргә юнәлдерелгән.

Терлекчелек белгечләре әйтүенчә, сыерларның продуктлылыгын арттыруда, нәсел эшен яхшыртуда һәм әледән-әле килеп чыга торган авыруларны кисәтүдә ясалма орлыкландыру ысулын куллану үзенең уңай нәтиҗәләрен бирә.

Өчпочмаклы солдат хатлары… Күп йөрәкләрнең сагыну хаты ул. Үткән  белән киләчәкне бәйләп торучы тере тарих дәлиле.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International