«Тәмәке бәйлелегеннән котылып буламы?»

2020 елның 17 марты, сишәмбе

12 март көнне Яңгул мәдәният йортында яшьләр белән «Тәмәке бәйлелегеннән котылып буламы?» дигән темага дискуссия булды.

Фикер алышу бик актив төстә барды. Кемдер ихтыяр көчең җитәрлек булса, начар гадәтне ташлап була дисә, кемдер икеләнеп калды. Фикер каршылыклары килеп чыкса да,  барысы да бер үк нәтиҗәгә килделәр: бу начар гадәттән котылу юлларын эзләгәнче , иң яхшысы аны бөтенләй башламау. Яшьләрнең үз язмышларына, киләчәкләренә битараф булмаулары бик сөендерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International