Президент грантлары Фонды ярдәме белән тормышка ашырылучы «Бөтен тормыш - уен» проекты сәламәтлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәргә юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыруда шулай ук сәламәт балалар да катнаша, алар инвалид балаларга көчләреннән килгәнчә ярдәм итеп кенә калмыйча, аларның җәмгыятькә интеграцияләнүенә дә ярдәм итә.
Проект кысаларындагы чираттагы шөгыль шушы көннәрдә Балтач урта мәктәбе базасында узды. «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль педагогы һәм психологы фикер йөрешен киңәйтү, мотивлаштыру, курку һәм шикләнү очракларын бетерү максатыннан спектакль әзерләү буенча чираттагы эш алып бардылар. Шөгыль барышында персонажларның текстлары өйрәнелде һәм сөйләшенде, дикция куелды, кәеф күтәренкелелеге арттырылды. Очрашуның иҗади дустанә шартларда узуы, балалар арасындагы элемтәләрне ныгытуга ярдәм итте.