Конкурс халкыбызның 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүенең 75 еллыгын бәйрәм итү алдыннан, үсеп килүче буын арасында Бөек Ватан сугышы ветераннарына карата хөрмәт, гражданнарда үз илләре өчен горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Конкурсның төп бурычлары:
Конкурста Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 14-18 яшьләрдәге (алга таба – претендентлар) Россия Федерациясе гражданнары катнаша ала.
Претендентларга конкурс эшләрен түбәндәге бер темага башкарырга тәкъдим ителә:
Конкурска конкурс документларын кабул итү Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы сайтында конкурс үткәрү турында игълан басылып чыккан көннән өч календарь көн узгач башлана һәм 2020 елның 6 апрелендә тәмамлана. Конкурс документлары конкурска электрон адрес буенча тапшырыла: pochtapobeda75@mail.ru
Конкурс нәтиҗәләре һәм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү датасы турында мәгълүмат Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Федерация Советы каршындагы Яшь Закон чыгаручылар палатасы сайтында 2020 елның 16 апреленнән дә соңга калмыйча бастырыла.
Конкурсның Нигезләмәсе: /file/baltasi/File/Положение конкурс ВОВ СФ(1).doc
Нигезләмәгә кушымта : /file/baltasi/File/Приложения (1)(1).docx