ЯҢАЛЫКЛАР


14
март, 2020 ел
шимбә

Начар метеорологик күренешләр: 2020 елның 15 мартында төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә юлларның аерым участокларында бозлавык барлыкка килергә мөмкин.


13
март, 2020 ел
җомга

Бүген, 13 март көнне, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин Закирова Р. З. крестьян фермер хуҗалыгы, ҖЧҖ "Арча" Балтач сөт-май комбинаты вәкиллеге, Гыйлмуллин И. Р. крестьян фермер хуҗалыгы һәм "Икмәк" кулланучылар җәмгыятенә «ТАССРның 100 еллыгы» товар билгесен куллану өчен сертификатлар тапшырды.

Начар метеорологик күренешләр: 14 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр җитәргә мөмкин.

16 мартта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгат улы гражданнарны шәхси кабул итәчәк. 

2020 елның ике айлык терлекчелек нәтиҗәләре 11 март көнне «Кызыл юл» хуҗалыгының Чутай фермасында ясалды.

Киңәшмәдә катнашкан күмәк хуҗалык җитәкчеләре һәм белгечләр ферма төзелеше, киләчәккә планнар белән танышты. Соңыннан Чутай мәдәният йортында районның терлекчелек өлкәсенә нәтиҗәләр ясалды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2020 елның гыйнвар – февраль айларындагы эшенә йомгаклар ясадылар. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.


12
март, 2020 ел
пәнҗешәмбе

8 март көнне Сәрдек авыл клубында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Бер күрешү - үзе бер гомер" дип исемләнгән бәйрәм концерты узды. Сәрдек авылында туып ускән читтә яшәүче авылдашларны, аларның балаларын, туганнарын җыеп оештырган бу концерт бик күркәм, тирән мәгънәле булды. 

Начар метеорологик күренешләр: 13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 18-23 м/c (Казанда 21 м/c кадәр).

14 нче мартта төнлә республикада урыны белән 15-20 м/c кадәр (Казан шәһәрендә 18 м/c кадәр) көчле җил саклана.

7 март көнне Шеңшеңәр мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан бәйрәм концерты узды. Концертның беренче өлеше җыр-биюләр белән, икенче өлеше Зәки Зәйнуллинның "41нең арбалы хатыннары" пьесасы белән дәвам итте. Әлеге чара ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

2020 елның 11 мартында «Хыял» яшьләр үзәге хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннарына барып, Халыкара хатын-кызлар көне белǝн котлады һǝм күчтǝнǝчлǝр тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International