Начар метеорологик күренешләр: 14 мартта төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 15-20 м/c кадәр җитәргә мөмкин.
Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 13 март 18 сәгатьтән 2020 елның 14 март 18 сәгатькә кадәр:
Аязучан болытлы һава. Төнлә яңгыр һәм юеш кар рәвешендәге явым-төшем көтелә, көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан 6-11, төнлә-иртән көчәйгәндә 15-20 м/c кадәр тизлектә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3˚. Көндез максималь һава температурасы +2..+7˚.