Һава торышы

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Начар метеорологик күренешләр: 13 мартта көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 18-23 м/c (Казанда 21 м/c кадәр).

14 нче мартта төнлә республикада урыны белән 15-20 м/c кадәр (Казан шәһәрендә 18 м/c кадәр) көчле җил саклана.

Идел алды һәм Көнбатыш Кама алды буенча (шул исәптән Балтач районы буенча) 2020 елның 12 март 18 сәгатьтән 2020 елның 13 март 18 сәгатькә кадәр:

Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көндез явым-төшемнәр күбесенчә яңгыр рәвешендә. Җил көньяк-көнбатыштан, төнлә 7-12 м/с; көндез 9-14 м/с, көчәйгәндә 18-23 м/с. Төнлә минималь һава температурасы + 2..+4˚, көндез максималь һава температурасы +6..+9˚.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International