ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2020 ел
җомга

23 сентябрь көнне Балтач балалар сәнгать мәктәбе күрше Мари-Эль Республикасыннан кунаклар кабул итте. 

26 сентябрь 11:00 сәгатьтә Бөтендөнья онлайн «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узачак.


24
сентябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

25 сентябрь 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Агымдагы елның 23 сентябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы 13 кеше район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватанны саклаучылар» паркында булдылар. Бу парклар җирле халыкның яраткан ял итү урыны булып тора. «Без бу сәяхәттән бик канәгать булдык, - ди икенче төркем инвалид, Фәйзрахманова Әнисә Абдулгазовна. - Мондый матурлык күзләрне сөендерә, без рәхәтләнеп йөрдек». Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.


23
сентябрь, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген, 23 сентябрь көнне, дүртенче чакырылыш Балтач район Советының  беренче утырышы узды. 

24 сентябрь 00 сәгатьтән 09 сәгатькә кадәр консультация-кисәтү

22 сентябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы булып узды.

Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды. Экспертлар онлайн-форматта гаиләләр портфолиоларын, аларның визит карточкаларын һәм туган якның социаль тормышында катнашуларын бәяләделәр. Конкурста барлыгы 3 меңгә якын Россия гаиләсе катнашты.

Агымдагы елның 22 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Галиев Гарифҗан тарафыннан музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Мондый экскурсияләр дөньяга караш формалаштыра һәм шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итә.


22
сентябрь, 2020 ел
сишәмбе

17 сентябрь көнне Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Сезонлы йогышлы авырулар (грипп, ОРЗ, яңа коронавирус йогышы (COVID-19)» темасына дәрес узды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International