23 сентябрь көнне Балтач балалар сәнгать мәктәбе күрше Мари-Эль Республикасыннан кунаклар кабул итте.
Мари-Эль дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар компаниясе райондашыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Эрик Геннадьевич Васинкинның иҗатына һәм тормыш юлына багышланган "Пошкудем" дип исемләнгән программа төшерде. Программаның авторы - Марий-Эль Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Васютина Л. Я.
