Бөтендөнья «Татарча диктант» акциясе

2020 елның 25 сентябре, җомга

26 сентябрь 11:00 сәгатьтә Бөтендөнья онлайн «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе узачак.

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Быел «Татарча диктант» ТНВ телеканалында онлайн булачак. Шулай ук Россия Федерациясенең барлык субъектларында, Татарстан Республикасы районнарында һәм чит илләрдә мәйданчыклар эшләячәк. Татарстаннан килгән катнашучылар Ибраһим Гази тексты буенча диктант язачаклар, төбәкләрдә яшәүчеләргә Нәби Дәүли текстыннан өзек биреләчәк, ә чит ил вәкилләре өчен Афзал Шамов иҗаты белән танышырга киңәш ителә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International