Дүртенче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы

2020 елның 23 сентябре, чәршәмбе

22 сентябрь көнне дүртенче чакырылыш Балтач шәһәр җирлеге Советының беренче утырышы булып узды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Камил Әсгать улы Ногаев, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, җирлек депутатлары, оешма җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Балтач шәһәр җирлеге берәмлегенең вәкиллекле органына сайлаулар нәтиҗәләре турында.

2. Балтач шәһәр җирлеге башлыгын сайлау турында.

3. Балтач район Советына вәкил сайлау турында.

4. Балтач шәһәр җирлеге башлыгы урынбасарын сайлау турында.

5. Балтач шәһәр җирлеге Советының даими комиссияләре турында.

6. Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен туктату һәм аның вазыйфаларын башкаруны йөкләү турында

7. Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында. 

Балтач шәһәр җирлеге башлыгы итеп Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International