Агымдагы елның 22 сентябрендә Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеена экскурсиягә бардылар. Музей директоры Галиев Гарифҗан тарафыннан музей заллары буйлап кызыклы һәм танып-белү экскурсиясе үткәрелде. Мондый экскурсияләр дөньяга караш формалаштыра һәм шәхеснең һәрьяклап үсешенә ярдәм итә.