Бүген, 23 сентябрь көнне, дүртенче чакырылыш Балтач район Советының беренче утырышы узды. Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ногаев Камил Әсгәть улы, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары һәм бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы оешмалары, учреждение җитәкчеләре, мәктәп директорлары катнаштылар.
Балтач район Советы утырышының көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Татарстан Республикасы Президентын һәм районның муниципаль берәмлекләренең вәкиллекле органнарына сайлаулар нәтиҗәләре турында.
2. Балтач муниципаль район башлыгын сайлау турында.
3. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау турында.
4. Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында.
5. Контроль-хисап палатасы рәисе вәкаләтләрен туктату турында.
6. Балтач район Советының даими комиссияләре турында.
Балтач муниципаль район башлыгы итеп Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды. Балтач район башлыгы урынбасары итеп Наил Нургаяз улы Сабирҗанов сайланды.
Районның социаль-икътисади һәм муниципаль идарә системасын үстерүгә керткән намуслы нәтиҗәле хезмәте һәм актив җәмәгать эшчәнлеге өчен Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Вәгыйз улы Кәримов Балтач муниципаль районының Мактау таныклыгы һәм ТАССРның оешуына 100 еллык истәлек билгесе белән бүләкләнде.