17 сентябрь көнне Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Өлкәннәр һәм инвалидларны карау мәктәбе» инновация технологиясен тормышка ашыру кысаларында «Сезонлы йогышлы авырулар (грипп, ОРЗ, яңа коронавирус йогышы (COVID-19)» темасына дәрес узды.
«Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә эшләүче шәфкать туташы Гөлшат Абдуллина бу теманы киң ачты һәм авырулар вакытында ничек дөрес итеп сакланырга кирәген өйрәтте.
Киләсе дәресне 24 сентябрьдә үткәрү планлаштырыла.