Агымдагы елның 23 сентябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучы 13 кеше район үзәгендә экскурсиядә булдылар. Алар «Сабантуй» ял паркында һәм «Ватанны саклаучылар» паркында булдылар. Бу парклар җирле халыкның яраткан ял итү урыны булып тора. «Без бу сәяхәттән бик канәгать булдык, - ди икенче төркем инвалид, Фәйзрахманова Әнисә Абдулгазовна. - Мондый матурлык күзләрне сөендерә, без рәхәтләнеп йөрдек». Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.