ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2021 ел
җомга

Архивтан хәбәрләр

10 июль көнне Чепья авылында «Гырон-быдтон» удмурт милли бәйрәме уңаеннан ат чабышы узачак.

Начар метеорологик күренешләр турында шторм кисәтүе

Балтач «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан чираттагы очрашу узды.


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояш та бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә. Бүген бәйрәм көнендә ЗАГС бүлеге белән берлектә татулыкны саклап, балаларын олы тормыш юлына чыгару өчен зур көч, сабырлык куйган һәм тигезлектә 50-55 ел иңне-иңгә куеп, бәхетле гомер кичергән парлар котланды.

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтач «Наз» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Без сезне котлыйбыз» дигән акция уздырдылар.

Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин структур бүлек җитәкчеләре белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча даими рейдлар үткәрә.

Хөрмәтле Балтач районы халкы! Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән иң җылы һәм ихлас котлауларны кабул итегез!


7
июль, 2021 ел
чәршәмбе

«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 16 июль көнне «Автоледи-2021» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.
 

Безнең районда Россия өчен уникаль медицина проектын эшләтеп җибәрүләре билгеле булды - барлык кешеләрне медиклар өйләренә килеп, хәлләре турында сорашачаклар. Барлык мәгълүматлар бердәм регистрга кертеләчәк, аның ярдәмендә сәламәтлеге «кызыл» зонада булган кешеләрне ачыклаячаклар, гәрчә кеше үзе бу хакта шикләнмәскә дә мөмкин. Борчулы билгеләр булган барлык кешеләргә, кирәк булса, тикшерү һәм дәвалау узарга тәкъдим итәчәкләр. Барлык кирәкле медицина ярдәме түләүсез - ОМС полисы буенча күрсәтеләчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International