Балтач «Наз» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар белән гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан чираттагы очрашу узды.
Бүлекчә белгечләре социаль хезмәт алучыларны әлеге бәйрәмнең тарихы белән таныштырдылар, князь Петр һәм княгиня Феврониянең тормышы һәм батырлыгы турында сөйләделәр. Аннан соң гаилә фотолары өчен фоторамкалар ясау һәм бизәү буенча мастер-класс үткәрелде. Очрашуда катнашучылар бик күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат алдылар. Катнашучыларда бары тик яхшы һәм җылы тәэсирләр генә калды.