«Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» оешмасының Балтач бүлеге, район ЮХИДИ бүлеге 16 июль көнне «Автоледи-2021» район конкурсы үткәрелү турында хәбәр итә.
Әлеге конкурс ике өлештән тора: беренче өлештә юл йөрү кагыйдәсен теоретик белемнәр тикшерелә, икенче өлештә машина йөртү осталыгы сынала. Ә инде район конкурсында җиңүгә ирешкән гүзәл затыбыз республика ярышында катнашу хокукы ала.
Конкурста катнашу өчен ЮХИДИ бүлегенә 2-47-38 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә булла. 16 июль көнне катнашучыларның үзләре белән паспорт, машина йөртү таныклыгы, транспорт чарасының регистрация документлары, үз исемендәге яки генераль рөхсәте булган машинаң булуы шарт. Конкурска 16 июль көнне сәгать 9.00да ДОСААФка килүегезне көтеп калабыз!