РКХ баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон район халкына «сәламәтлек паспорты» турында сөйләделәр

2021 елның 7 июле, чәршәмбе

Безнең районда Россия өчен уникаль медицина проектын эшләтеп җибәрүләре билгеле булды - барлык кешеләрне медиклар өйләренә килеп, хәлләре турында сорашачаклар. Барлык мәгълүматлар бердәм регистрга кертеләчәк, аның ярдәмендә сәламәтлеге «кызыл» зонада булган кешеләрне ачыклаячаклар, гәрчә кеше үзе бу хакта шикләнмәскә дә мөмкин. Борчулы билгеләр булган барлык кешеләргә, кирәк булса, тикшерү һәм дәвалау узарга тәкъдим итәчәкләр. Барлык кирәкле медицина ярдәме түләүсез - ОМС полисы буенча күрсәтеләчәк.

«Һәркем игътибарга лаек!» - ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәме белән Республика клиник хастаханәсе һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсонның Татарстан Республикасы районнарында кешеләрнең тормыш сыйфатын һәм дәвамлылыгын күтәрүгә юнәлдерелгән уртак проекты.

Проект технологиясен быел Спас районында эшләп караганнар: тикшерү барышында сәламәтлекләре "кызыл" зонада булган 420 кеше ачыкланган. Табибларның тиз гамәлләре аркасында 22 кешедә инфаркт булдырмый калуга, ә 24сен-инсульттан коткаруга ирешкәннәр.

Бүген проект кысаларында район мәдәният йортында «Безнең сәламәтлек - ничек сакларга һәм нәрсә эшләргә?» дигән темага ачык лекторий узды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Илья Вольфсон, РКХнең баш табибы урынбасары Айдар Баһаветдинов һәм Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин катнаштылар. Безнең район халкы белән очрашу вакытында кунаклар проект турында җентекләп сөйләделәр, вакцинация һәм сәламәтлек турында сорауларга җавап бирделәр.

Безнең район әлеге проектның беренче этабы узачак җиде районының берсе булды. Шуңа күрә якын арада медицина хезмәткәрләре килүен көтегез һәм, һичшиксез, анкетаны тутырыгыз - бу нәкъ сезгә кирәкле табиб-белгечкә эләгү мөмкинлеге!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International