Балтачта Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне узды

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

Бар табигать бөреләнеп чәчәк аткан вакытта, кояш та бар җылысын, якты нурын мул итеп кешеләргә өләшкән вакытта бик матур бәйрәм - гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык бәйрәме билгеләп үтелә.
Бүген бәйрәм көнендә ЗАГС бүлеге белән берлектә татулыкны саклап, балаларын олы тормыш юлына чыгару өчен зур көч, сабырлык куйган һәм тигезлектә 50-55 ел иңне-иңгә куеп, бәхетле гомер кичергән парлар котланды.

Алтын туйларын билгеләп узган, матур гаилә корып, тату-тигез гомер кичергән парларга Россия президенты указы нигезендә мәхәббәт һәм тугрылык медале булдырылды. Быел бу медальгә Балтач районы Смәел гомер кичерүче Гөлсем Гали кызы һәм Фаварис Мөхәммәтгали улы Галиевлар гаиләсе лаек булды.

Районыбызда әле генә аваз салган 100нче сабый Сәид һәм аның әти-әнисе Айгиз белән Зөлфия Миннуллиннар гаиләсе дә бәйрәм кунаклары булып, Татар конгресының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Вакыйф Зәкиев тарафыннан тәбрикләүләр кабул иттеләр.

Алтын туйларын билгеләп үтүче Гөлзада һәм Мансур Закировлар, Рузилә һәм Әгъләмҗан абый Нигъмәтҗановлар, Зоя һәм Александр Федоровлар, Нурсия һәм Тимербулат Гафаровларны истәлекләре көннәре белән котлап, район башлыгы Рамил Нотфуллин, район ветераннар Советы рәисе Рифат Абдуллин, хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Фирая Хәкимҗанова матур теләкләрен җиткерделәр.

Шулай ук  район мәдәният йорты артистлары үзләренең матур җырларын тамашачыларга бүләк иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International