«Без сезне котлыйбыз»

2021 елның 8 июле, пәнҗешәмбе

8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Балтач «Наз» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре «Без сезне котлыйбыз» дигән акция уздырдылар.

Әлеге акциягә РФ Президенты грантына алынган зур курчаклар да җәлеп ителде. Белгечләр гаилә парларын, балалар белән йөрүче әниләрне котлап, бүгенге бәйрәм символы - ромашка чәчәге бәйләмнәре бүләк иттеләр. Соңыннан бергәләп мультфильм персонажлары һәм ромашкалар белән матур фотолар ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International