Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин структур бүлек җитәкчеләре белән берлектә төзелеш һәм капиталь ремонт объектлары буенча даими рейдлар үткәрә.
Бүген, 8 июль көнне, «Мериада групп» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте проектчылары катнашында Шушма елгасының яр буе паркы буенча техник киңәшмә уздырылды. Киңәшмә барышында җитәкчеләр яр буен алга таба төзекләндерү буенча үз фикерләрен һәм киңәшләрен җиткерделәр.