ЯҢАЛЫКЛАР


20
декабрь, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 20 декабрь көнендә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Балтач бистәсеннән тыл ветераны Гарипов Галип Хөсәен улына район җитәкчелеге Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк, социаль яклау бүлеге, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлегенең гармун классы буенча 3 сыйныф укучысы Марданов Раил (җитәкчесе Мостафин Ф.М) 2021 елның 19 декабрендә Мәскәүдә «На Филипповском» конференц-үзәгендә узган «Культура народов России: от истоков до современности» Бөтенроссия конкурс-фестивале лауреаты булды.

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» хореография коллективы (җитәкчесе «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» Васинкин Э.Г.) 17 декабрьдә «Казан» бию ансамбле ярдәме белән узган «Чулпан» халык хореография сәнгате фестивалендә иң яхшы сюжет куелышы өчен Гран-прига ия булды һәм үз номинациясендә мактаулы 1 урынны яулады. 

21 декабрь 09 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

Балтач Үзәк китапханәсе "Әдәби җомга" дип исемләнгән чаралар циклы оештыра. 17 декабрь көнне инста дуслар "Әдәби таяну" онлайн әдәби кунакханәсендә якташ шагыйрәбез Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашу бәхетенә иреште.

"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында 17 декабрь көнне "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының финалы узды.


19
декабрь, 2021 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү


18
декабрь, 2021 ел
шимбә

Ел дәвамында 9 спорт төре буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының традицион ярышлары узды. Балтач районы җыелма командасы 14 команда арасында гомумкоманда зачетында 3 урынны яулады!

Бүген, 18 декабрьдә, Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International