Бүген, 18 декабрьдә, Балтач бистәсе һәм Чепья авылының үзәк урамнарында авыл хуҗалыгы ярминкәләре узды.
Ярминкә ассортименты белән беренчеләрдән булып Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов танышты.
Ярминкәдә авыл хуҗалыгы оешмалары, фермер хуҗалыклары, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре, мәгариф оешмалары катнашты. Киштәләрдә ит, балык, сөт һәм сөт әйберләре, ашлык, фураж, салам, печән, бал, ит ярымфабрикатлары, казылык, камыр ризыклары, тәм-томнар, тозлау һ.б. күрсәтелгән иде.
Бөтен товар тиз арада үз сатып алучысын тапты. Сатучылар канәгать калды: алар үз хуҗалыклары продукциясен сата алдылар, шул ук вакытта ярминкәгә килүчеләр үзләренә кирәкле товарны арзан бәядән сатып алдылар.