"Факел" яшьләр (яшүсмерләр) клубында 17 декабрь көнне "Мин татарча сөйләшәм" интеллектуаль уенының финалы узды. Уен катлаулы биремнәрне үз эченә алган 6 турдан тора иде. Барлыгы 4 команда - Нөнәгәр, Салавыч, Түнтәр, Куныр авылларыннан килгән яшүсмерләр көч сынашты. Уен бик матур гына үтте. Нәтиҗәләр түбәндәгечә:
1 урын - "Мирас" командасы (Нөнәгәр)
2 урын - "Сәйлән" командасы (Түнтәр)
3 урын - "Ялкын" командасы (Салавыч)
4 урын - "Сәйлән" командасы (Куныр)
Һәр командага да дипломнар һәм кыйммәтле истәлекле бүләкләр тапшырылды.