Балтач районы җыелма командасы ТР муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасында 3 урын яулады!

2021 елның 18 декабре, шимбә

Ел дәвамында 9 спорт төре буенча Татарстан Республикасы муниципаль хезмәткәрләре Спартакиадасының традицион ярышлары узды. Балтач районы җыелма командасы 14 команда арасында гомумкоманда зачетында 3 урынны яулады!

Аерым спорт төрләрендә:

Җиңел атлетика - 2 урын

Йөзү - 3 урын

Волейбол (ир-атлар) - 3 урын

Спартакиада нәтиҗәләре буенча районыбыз командасы спорт инвентаре алу өчен 1 миллион сумлык сертификат белән бүләкләнде. Лаеклы җиңүегез белән котлыйбыз!

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International