18 декабрь – ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре көне.
Россия Федерациясе ГХАТ органнары тарихы 1917 нче елның 18 декабренә барып тоташа. Әлеге көнне " Гражданлык хәле актларын язу " турында декрет кабул ителә.
Бай тарихы булган ГХАТ органнары яңа туган гражданнарны, никахларны, аерылышуларны, кешеләрнең соңгы юлга китүләрен регистрацияләүне җентекле рәвештә алып бара. 100 елдан артык тарихы булган Балтач районы ГХАТ бүлегендә Җәләлев Әхмәт,Җәләлев Рәфхәт, Мөэминов Мөхәммәд, Ибраһимова Хәдичә, Хәсәнова Нәкыя, Йосыпова Бибинур, Зарипова Разия, Хәкимҗанова Фирая намуслы хезмәт белән якты эз калдырган шәхесләр.
Хөрмәтле ГХАТ хезмәткәрләре! Ихлас күңелемнән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм сезне! Сез - үзегезнең күңел җылыгызны биреп, кеше язмышын бәйләүчеләр! Җаваплы хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә! Гаиләләрегездә иминлек, балалар бәхете, сәламәтлек, эшегездә уңышлар телим!
Хөрмәт белән, Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин