Балтач балалар сәнгать мәктәбе «Восторг» хореография коллективы - «Чулпан» фестиваленең Гран-при иясе

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Балтач балалар сәнгать мәктәбенең «Восторг» хореография коллективы (җитәкчесе «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» Васинкин Э.Г.) 17 декабрьдә «Казан» бию ансамбле ярдәме белән узган «Чулпан» халык хореография сәнгате фестивалендә иң яхшы сюжет куелышы өчен Гран-прига ия булды һәм үз номинациясендә мактаулы 1 урынны яулады. Танылган коллективны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!​

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International