Иске универмаг чатынанн төшкән урам асфальт белән түшәлгән, анысы да әлегә таушалмаган, чокырлар барлыкка килмәгән. Инде шушындый җирдә дә Балтач юл төзү һәм ремонтлау участогы егетләре тагы нәрсә казыйлар икән, дисәм, сәбәбе ачыкланды. Көчле яӊгырлар яуганда суныӊ юлга сыймыйча акканын да, көзге яӊгырныӊ бу өслектә бозлавыкка әйләнеп, монда куркыныч шугалак ясалганын да күргән бар шул. Нәкъ менә шундый хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын өчен юл кырында җир астыннан су юлы, ягъни «ливневка» ясыйлар икән егетләр. Үзәктәге икенче номерлы балалар бакчасы, базар, элекеге мунча бинасы каршында тар юлны зурайтып, нәкъ шушылай эшләгәннәр иде һәм бик уӊайлы булып чыкты. Бу юлы да башкарылган эшләр файдага булсын, дип теләп калабыз.
Быел да традициягә тугры калып, 5 ноябрь көнне «Балтач» спорткомпексында район беренчелегенә Тимирязев исемендәге җәмгыять призына татарча көрәш ярышлары була.
Ярышларда авыл хуҗалыгы җәмгыяте, районның оешма һәм учреждение командалары һәм районыбыз җирлегендәге көрәшчеләр катнаша ала. 18 яшьтән өлкән 60, 65, 70, 75, 80, 90, 100 кг. һәм 100 килограммнан югары үлчәү авырлыгындагы ир-егетләрне келәмнәрдә көч сынашырга көтеп калабыз.
Иртәнге сәгать 8.00-9.30да теркәлү һәм үлчәнү, 10.00да - көрәш башлана.
"Мөслим районында 29 октябрь көнне традицион уен коралларында уйнаучыларның «Аһәңле Татарстан» исемле республика фестивале булып узды. Бу мәртәбәле сәнгать бәйгесендә районыбызның "Орчык" гөсләчеләр ансамбле, һәм ялгыз башкаручы буларак, әниле-уллы Айсылу һәм Рамазан Әсадуллиннар катнашты. Алар Гала-концертта чыгыш ясадылар.
Бистәбездә «Иман нуры» исемле яӊа мәчетнеӊ манарасын күтәрә башлаячаклар, дип газетабызда һәм сайтыбызда хәбәр иткән идек. Чын күӊелдән, Аллаһ ризалыгы өчен тырышып хезмәт куйган егетләрнеӊ уртак хезмәте нәтиҗәсендә манара күккә аша, тәмамларга да ерак калмый. Чиратта түбә ябу эшләре булачак. Мәчетнеӊ төзелешенә үзеннән өлеш кертергә теләгән кешеләр өлгерә алалар әле, монда эш һәркемгә житә
29 октябрь көнне райондашларыбыз башкалада чираттагы ярминкәдә катнашып кайттылар. Районыбызның 10 авыл хуҗалыгы җәмгыяте, район кулланучылар оешмасы, Балтач сөт-май комбинаты, “Хәләл” индустриаль парк, "Якуп-торг" сәүдә оешмасы, крестьян-фермер хуҗалыкларыннан Әхмәтхан Гәрәев, Айдар Сәмигуллин, шәхси эшмәкәрләрдән абыйлы-энеле Фәнил һәм Фәрит Әхкәмовлар үзләре җитештергән товар-продукцияләре белән "Агропромпарк"та сату иттеләр. Барлыгы 28 автомашина белән барып, 78 кеше башкала халкына сәүдә хезмәте күрсәтте.
Агымдагы елның 28нче октябрендә Татарстан Республикасының Халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт оешмалары арасында үткәрелгән балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән республикакуләм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Балтач районы “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләре тарафыннан эшләнгән “Семья +» проекты III урынны яулады һәм фотоаппарат белән бүләкләнде.
28 октябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр өчен семинар уздырылды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, эш өчен яңа елы бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән буктрейлер күрсәтелеп аның эшләнеше хакында аңлатылды. Кенәбаш филиалы мөдире Э.Галиахметова өстәмә белем бирү институтында укып, алып кайткан яңа эш алымнары хакында сөйләде. Семинарның практик өлешендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Күктә йолдызлар - җирдә язмышлар» дип исемләнгән әдәби йолдызнамә күрсәтелде.
28 октябрь көнне үзәк китапханәдә китапханәчеләр өчен семинар уздырылды. Семинар барышында уздырылган бәйгеләргә нәтиҗә ясалды, эш өчен яңа елы бәйгеләрнең нигезләмәләре таратылды. Үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән буктрейлер күрсәтелеп аның эшләнеше хакында аңлатылды. Кенәбаш филиалы мөдире Э.Галиахметова өстәмә белем бирү институтында укып, алып кайткан яңа эш алымнары хакында сөйләде. Семинарның практик өлешендә үзәк китапханә хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән «Күктә йолдызлар - җирдә язмышлар» дип исемләнгән әдәби йолдызнамә күрсәтелде.
Югары Ушма авылы халкы 29 октябрь көнне, кышын кар саклау максатыннан, кырда агачлар утырттылар. Әлеге изге эштә Югары Ушма башлангыч мәктәбе укытучылары һәм әти-әниләр комитеты, авыл өлкәннәре, "Сорнай" җәмгыяте хезмәткәрләре актив рәвештә үзләренең өлешләрен керттеләр. Катнашкан һәркем "Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга һәм мәрхәмәтле балалар үстерергә тиеш!" - дигән гыйбарәне истә тотып башкардылар.
2016 нче елның 28 нче октябрендә Татарстан республикасының халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министырлыгында гаилә үәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче дәүләт оешмалары арасында үткәрелгән балигъ булмаганнарга карата көч куллану һәм мәрхәмәтсез карашны кисәтүгә юнәлдерелгән республикакуләм конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Балтач районы “Наз” үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтүче белгечләре тарафыннан эшләнгән “Семья +» проекты III урынны яулады һәм фотоаппарат белән буләкләнде.