Кунырлылар Чепьяга ярминкә һәм концерт белән килә.

2017 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

"ХЕЗМӘТЕМ ҺӘМ ҖЫР-МОҢНАРЫМ, БАГЫШЛАНА СИҢА, БАЛТАЧЫМ!" дип исемләнгәнгән районкүләм иҗат бәйгесе дәвам итә.

1 февраль көнне Куныр авыл җирлеге Чепьяда Яңа ел бәйрәме уза торган үзәк мәйданда ярминкә оештыра. Иртәнге сәгать 8.00дә ул халыкка хезмәт күрсәтә башлый.

Ә кичен, сәгать 19.00дә мәдәният йортында сәнгатькә гашыйк җирлек үзешчәннәренең иҗат концерты тәкъдим ителә. 

Райондашларыбыз, Сезне Кунырлылар чыгышын тамаша кылырга чакырып калабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International