ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

Карадуган авыл китапханәсендә Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясенең 3-4 сыйныф укучылары белән “Тапкырлар һәм зирәкләр “ бәйгесе үткәрелде. Укучылар 2 командага бүленеп, төрле сорауларга, җавап таптылар биремнәргә, уеннарда катнашып, тапкырлыкта , зирәклектә көч сынаштылар. Нәтиҗәдә, “Зирәкләр” командасы җиңү яулады.

Якшәмбе көнне - 30 октябрьдә кул көрәше буенча Россиянең спорт остасы, Салавыч авылы егете Айрат Зыятдинов истәлегенә ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында кул көрәше үткәрелә. 

Ярышлар ир-егетләргә 60, 70, 80 һәм 80нән югары, ә хатын-кызлар өчен 55, 65, 75 һәм 75тән югары үлчәү авырлыклары арасында үткәрелә. 

Быел ноябрь башында Балтачлылар өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 

Район почта бүлекчәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көннәрдә салым түләүләре кабул итәчәк. 
Бүгенге көндә халыкка салым өчен түләү кәгазьләре килә башлады. Банкларда, почталарда чиратлар хасил булмасын өчен район почта элемтәсе ноябрь ае дәвамында якшәмбе көнне 9.00-14.00 сәгатьләрдә эшләячәк. Бу көнне салым өчен түләүләр генә кабул ителәчәк. 

Балигъ булмаган балалар арасында җинаятьчелекне, хокук бозуларны булдырмый калу чараларын оештыру һәм контрольдә тоту максатыннан, 26 октябрьдә видеоконференция режимында киңәшмә булды. 
 

Кышка да озак калмады. Көннәр суытып, җир өсте катырганчы, тирә-якны тәртипкә китереп калдыру өчен өмәләр оештырылу таләп ителә. Шушы уңайдан, күп кенә авыл җирлекләрендә ял һәм якшәмбе көннәрендә социаль объектлар янын, чишмә буйларын һәм зиратларны тәртипкә китерү эшләре башкарылачак. 

Районда шахмат сезоны ачылу уңаеннан, 29 октябрь - шимбә көнне Чепья урта мәктәбе базасында Таһир Кадыймов истәлегенә һәм Чепья торак-куммуналь хуҗалык оешмасы призына укучылар һәм зурлар арасында шахмат ярышлары була. Ярышлар сәгать 9.00да башлана. Рәхим итегез!

4 ноябрь көнне «Балтач» спорт комплексында бертуган абыйлы-энеле Таҗетдиновлар призына бадминтон буенча районкүләм ярышлар була. Ярышлар дүрт төрдә үтәчәк: 

Салымнар җир, мөлкәт, транспорт өчен бүленә. Район буенча барлыгы 95% уведомление килгән. Халыкка 14 мең 395 данә өләшенгән. Әлеге салымнар тулысынча җыелган очракта 35 миллион 202 мең сум акча керергә тиеш. Тик бүгенге көнгә шул сумманың 5 миллион 914 мең 810 сумы гына кергән. Бу барлык күләмнең 16, 8 % кына тәшкил итә. Республикада 45 район арасында безнең район 16нчы урында тора. 

28 октябрь көнендә, Балтач районы ГХАТ бүлеге залында яшь 14 яше тулган гражданнарга паспорт бирү тантанасы булып узды. Бу чараны ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Паспорт килеп чыгу тарихына тукталып узганнан соң, яшь гражданнарыбызны бүген кулларына мөһим документ алулары белән котлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International