ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2016 ел
шимбә

 28 октябрь көнне район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров җитәкчелегендә электрон түләү һәм салымнарны түләү буенча Балтач урта мәктәбендә район мәгариф учреждениеләре директорлары белән җыелыш үтте. 

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров бюджет өлкәсендә хезмәт куючыларның барысы да тиешле дәрәҗәдә торак-куммуналь түләүләрне электрон вариантта башкарсалар, санаулы, кадерле минутлары үз файдаларына калыр иде, дип басым ясады. 

Район мәдәният үзәгендә узган җыелышта да электрон хезмәтләрдән уңышлы файдалану, табибка күренү өчен язылу, балалар бакчасына чиратка басу, ЗАГСка гариза бирү, айлык түләүләрне электрон вариантта башкару кебек көндәлек тормышта кирәкле мәгълүматлар җиткерелде. 

Октябрь аеның соңгы якшәмбесе автомобиль йөртүчеләр көне буларак билгеләп үтелә. Руль артында хезмәт куйган һәркемне һөнәри бәйрәм–автотранспорт хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Гаиләләрегезгә бәхет-куанычлар, үзегезгә саулык-сәламәтлек һәм иминлек телим. 


28
октябрь, 2016 ел
җомга

Балтач  “Наз” үзәгенең өйгә барып социаль хезмәт  күрсәтү бүлекчәсендә социаль карамакта торучы Йосыпова Нурания яңа йортка күчте.  Нурания апа үз рәхмәтләрен «Якты юл» җитәкчесе Хәкимов Раифка һәм   Балтач “Наз” үзәге белгечләренә белдерде. Яңа йортка күчүе белән  “Наз” үзәгенең  өйгә барып социаль хезмәт  күрсәтү бүлекчәсе белгече Гүзәл Кәлимуллина котлады. Нурания апа чәчәкләр үстерә, бигрәктә яран гөлләрен ярата. “Бу шөгыль минем кәефне күтәрә,“- дип әйтә ул.


26
октябрь, 2016 ел
чәршәмбе

26 октябрь көнне Балтач үзәк китапханәсендә "Салават күпере"тозлы камырдан эшләнмәләр клубы үз эшчәнлеген янәдән башлап җибәрде.

4 ноябрь көнне, сәгать 19.00дә район мәдәният үзәгендә яңа мәдәният һәм сәнгать сезоны ачылу уңаеннан,  "Җомга көн кич белән"  дип исемләнгән музыкаль кичә була. 

Бу көндә шулай ук "Халыклар бердәмлеге көне" дә билгеләп үтелә. Бу тарихи көн зур әһәмияткә, тирән рухи көчкә, туплану, берләшү мәгънәсенә ия. Халкыбызга элек-электән хас сыйфатлар бу. Нәкъ менә бердәмлек, татулык күп кенә авырлыкларны җиңеп чыгарга, дошманнарга каршы торырга ярдәм иткән, илебезнең тынычлыгына, мөстәкыйльлегенә китергән. Әлеге кыйммәтләр бәйрәм кичәсендә дә чагылачак. Һәм гомумән, алар Балтач җирлегендә гомер итүче төрле милләт халкының яшәү рәвешендә дә күренә. 

 

2 ноябрь көнне, сәгать 11.00 - 13.00 кадәр ТР Юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Мансур улы Ибәтов район халкын кабул итәчәк.

Балигъ булмаганнарның хокукларын яклау һәм юридик консультацияләр алу мөмкинлеге тудыру максатыннан, 8 ноябрь көнне Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча Вәкаләтлек Аппаратында кабул итүләр оештырыла. Адресы: Казан, К.Маркс урамы, 61 йорт, 2нче кат. Гражданнарны бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Любисовна Удачина белән республиканың баш суд приставы Радик Мөдәрисович Ильясов тыңлаячак. Сораулары-мөрәҗәгатьләре булган иптәшләр (8843) 236-61-64 телефон номеры аша шалтыратып языла ала.
 


25
октябрь, 2016 ел
сишәмбе

25 октябрь көнне Борнак авыл китапханәсендә "Китаплар иленә рәхим ит!" исемле библиографик дәрес 1 сыйныф укучылары белән үткәрелде.Әлеге чараны үткәрүнең максаты-китапханәне пропагандалау,укучының китап укуга булган кызыксынуын үстереп,китап укуны ихтыяҗга әйләндерүгә ирешү."Китап ничек туа?"исемле  презентация караганнан соң укучылар яңа китаплар белән таныштылар.Укучы балаларга  "Китап укучы таныклыгы" һәм истәлекле бүләк тапшырылды.Китапханәдә оештырылган "Туган як тарихы"музее белән дә танышып бик күп мәгълүмат алдылар.

27 октябрь көнне Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллинның Татарстан Республикасы буенча ярдәмчесе Раил Рафаиль улы Шәмсетдинов «БЕРДӘМ РОССИЯ» сәяси партиясе Балтач бүлеге башкарма комитеты бүлмәсендә ( Балтач бистәсе, үзәк китапханә бинасы, 3 кат, ЗАГС ягыннан керергә) сәгать 10.00 – 11.30 жәмәгатьчелекне кабул итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International