Балтачыбызның паспортлы яшь гражданнары артты.

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

 2016 елның 26 гыйнвар көнне гадәттәге матур традицияне дәвам итеп, 14 яше тулган 8 яшьүсмергә Балтач ГХАТ бүлеге залында  паспорт тапшыру тантанасы булып узды. Чараның төп кунаклары - укучылар белән бергә, чын гражданнар буларак тантаналы рәвештә паспорт иясе булуларын күрергә дип, әти-әниләре дә килгәннәр иде.Паспорт бирү тантанасын ГХАТ бүлеге җитәкчесе Люция Нигъмәтҗанова ачып җибәрде. Ул паспортның килеп чыгу тарихына тукталып узды. Балаларга сораулар биреп, шәхесне раслаучы документны алырга әзер булуларын ачыклады. Безнең шәхесне ачыклаучы бүгенге көн паспорт формасы 1997 елда кабул ителгәнен әйтеп узды. Сүзне котлап паспортларны тапшыру өчен район миграция бүлеге белгече Руслан Сәлахетдиновка бирде.Тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылгач, Рәсәй гимны яңгырады.Бу күркәм чара истәлекле фотолар ясап тәмамланды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International