ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Россия Кулланучылар күзәтчелегенең, ягъни "Роспотребнадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Арча территориаль кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе эшмәкәрләр өчен "Ачык ишекләр көне" үткәрә. 
Белгечләр эшмәкәрләргә, кече һәм урта бизнес вәкилләренә, идарәнең компетенцияләренә керә торган мәсьәләләр буенча бушлай консультация бирәчәкләр. Алдан язылырга кирәкми. 

2017 елның 10 гыйнварыннан Бөтенрәсәй олимпиадаларының региональ этапы һәм республика күләмендәге олимпиадаларның йомгаклау этаплары башланып китте. Безнең районнан 71 укучы шушы олимпиадаларда катнашу хокукына ия булды. Бүгенге көндә безнең укучыларыбыз хокук белеме, физика, 9-11 сыйныфлар арасында физик тәрбия фәннәре буенча Казанда үзләренең белемнәрен сынап кайттылар. 

Районыбызда спортка игътибар елдан-ел арта бара. Балтачлылар кайсы гына спорт төре булмасын, үзләренең уңышлары белән сөендереп кенә торалар. Җыелма командалар составында уйнаучы спортсменнарыбыз да сынатмый. 

Хоккей ел фасылына гына бәйле уен төре булса да, бу спорт белән күңелен биреп шөгыльләнүче егетләребез бар. Балтач урта мәктәбеннән физик тәрбия укытучысы Ильяс Галимуллин белән Балтач балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Рөстәм Хөсәенов җитәкчелегендә әзерләнгән егетләр соңгы берничә елда уңыш арты уңышка ирешәләр. 

Район мәгариф идарәсе базасында Бөтенрәсәй "Ел укытучысы - 2017" бәйгесенең район этабында катнашучылар белән түгәрәк өстәл артында эшлекле сөйләшү булып узды. 
 

Гыйнвар ахырыннан районыбыз мәктәпләрендә очрашу кичәләре башланып китәчәк. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары, Сезне үзегез белем алган мәктәпләрегездә көтеп калабыз. (Исемлек)
 

Әлеге киңәшмәдә төп сорауларның берсе бердәм дәүләт имтиханнарына һәм төп дәүләт имтиханнарына әзерләнү турында булды. Директорлар 9нчы сыйныфлар өчен ТДИга биремнәрнең татарчага тәрҗемә ителүе, укучыларга туган телләрендә имтихан бирү мөмкенлеге тудырылганы белән таныштылар, шулай ук БДИ биремнәрендәге күп үзгәрешләр хакында әйтелде. Имтиханнарның расписание проекты белән таныштырылды. 
Бөтенрәсәй укучылар олимпиадасының республика этабы нәтиҗәләре каралды. “Ана теле” онлайн проектында катнашу буенча нәтиҗә ясалды.

26 гыйнвар көнне Балтач мәдәният үзәгендә бистәнең 1номерлы "Ак чәчәк" балалар бакчасы коллективы концертына көтеп калабыз. 

Башлана 18:00 сәгатьтә. 
Билет бәясе 100 сум. 
Рәхим итегез!!!

2017 елда районда бердәм дәүләт имтиханнарын - 192, төп дәүләт имтиханнарын – 364 укучы бирә. 

23 гыйнвар көнне Арчада Бердәм дәүләт имтиханнарындагы үзгәрешләр буенча киңәшмә узды. Әлеге киңәшмәдә мәгариф идарәсе җитәкчесе һәм аның урынбасары, методистлар катнашты. 
 

"Интер-Кубок" турниры 21-22 гыйнвар көннәрендә Илшат Шакиров призына узды. Зона этапларында җиңеп чыккан командалар Норма җирлегендә көч сынашты. Алкалы хоккей ярышларында "Норма", "Вираж" "Игенче", "Кызыл юл" командалары бозга чыкты. 

Йөрәге сыза Фәрит абыйның... Нинди генә темага сөйләшергә утырмыйк, ахыры татар көрәше турында сөйләшү белән тәмамлана.

“Үзбәк көрәшенә әйләндереп бетерделәр бит көрәшебезне. Кая китте ул безнең ата-бабаларыбыз көрәше?”. Бертуган Әхмәдиевлар призын уздырырга алынган көннәрдә бигрәк тә күп ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне. Чыннан да, көрәшебезне камилләштерәбез дип, елның-елында көрәш алымнарына төрле үзгәрешләр кертеп, үзебез үк бетерәбез түгелме соң?


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International